Бүген Буа районы ветеринария берләшмәсе табиблары һәм терапевт Хәмит Гобайдуллин “Кият” ачык акционерлык җәмгыяте хуҗалыкларында нодуляр дерматит авыруына каршы малларга прививка эшли башладылар. Буа районының бу хуҗалыгында атна саен эре мөгезле терлекләрдә авырулар булдырмау өчен профилактика чаралары үткәрелә, дәвалау ысуллары буенча киңәшләр бирелә, эш нәтиҗәләре тикшерелә. Тиздән биредә малларның тоякларын чистарту буенча эш башланачак.