Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә республика районнарының ветеринария белгечләре өчен «Меркурий» федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшләү буенча онлайн укулар узды.
2022 елның 1 мартыннан Россиядә атлар ринопневмониясе буенча яңа ветеринария кагыйдәләре үз көченә керәчәк. Документ РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 649 нчы номерлы боерыгы белән расланды, аның белән хокукый мәгълүматның рәсми порталында танышырга мөмкин. Шул ук боерык белән 2019 елда кабул ителгән элеккеге ветеринария кагыйдәләре көчен югалткан дип танылачак.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә район дәүләт ветеринария берләшмәләренең ветеринария табибларын онлайн режимда аттестацияләү узды. Комиссия составында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасарлары Илдар Ногманов, Габделхак Мотыйгуллин, шулай ук терлекләрдә йогышлы авырулар бүлеге һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру башлыгы вазифаларын башкаручы Елена Ильина катнашты.
Бүген Баш ветеринария идарәсендә Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентларының тәҗрибә практикасын оештыру һәм ветеринария хезмәте хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү мәсьәләләренә багышланган очрашу узды. Алмаз Хисаметдинов бу уңайдан академиянең ректоры Рөстәм Равилов һәм укыту-тәрбия эше буенча проректор Данил Мингалиев белән очрашты. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Мансур Әхмәтшин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Балык Бистәсе районында эш сәфәрендә булды. Монда ул район ветеринария берләшмәсендә булды, ветеринария лабораториясенең һәм участок ветеринария пунктларының эше белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары тарафыннан Африка дуңгыз чумасы һәм югары патогенлы кош гриппы килеп чыгу очракларын булдырмау һәм юк итү өчен күрелә торган чаралар буенча киңәшмәдә катнашты.
Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә район дәүләт ветеринария берләшмәләренең ветеринария табиблары аттестация узды. Комиссиядә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары Илдар Ногманов, хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге, шулай ук дәвалау-профилактика чаралары бүлеге белгечләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов хуҗасыз этләр өчен каралган “Зооцентр” приютында булды. Монда ветеринария белгечләре приют эшчәнлеге һәм анда көн итүче хуҗасыз этләрнең тормышы белән танышты.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының "Атлар гриппы чыганакларын бетерүне һәм булдырмауга юнәлдерелгән профилактика, диагностика, дәвалау, чикләү һәм башка чараларны гамәлгә ашыруның ветеринария кагыйдәләрен раслау турында" 2021 елның 16 сентябрендәге 635 номерлы яңа боерыгы басылып чыкты.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Туган җирем – Россия» Бөтенроссия конкурсы дәгъва кылучылардан гаризалар кабул итүне дәвам итә. Хәзерге вакытта конкурста катнашуга массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән 100дән артык гариза кабул ителгән. Гаризалар 2021 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Әлеге чорда Россия массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, хосусый авторлар, блогерлар һәм фотокорреспондентлар авыл тематикасы буенча үз проектларын тәкъдим итә алалар.