Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә район дәүләт ветеринария берләшмәләренең ветеринария табибларын онлайн режимда аттестацияләү узды. Комиссия составында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасарлары Илдар Ногманов, Габделхак Мотыйгуллин, шулай ук терлекләрдә йогышлы авырулар бүлеге һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру башлыгы вазифаларын башкаручы Елена Ильина катнашты.
Аттестациядә район дәүләт ветеринария берләшмәләренең терапевтлары, эпизоотологлары катнашты. Чараның максаты - ветеринария белгечләренең эшчәнлеген объектив бәяләү һәм аларның биләгән вазыйфага туры килүен билгеләү, шулай ук эшнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә һәм һөнәри үсешне стимуллаштыру өлкәсендә ярдәм итү.