Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Балык Бистәсе районында эш сәфәрендә булды. Монда ул район ветеринария берләшмәсендә булды, ветеринария лабораториясенең һәм участок ветеринария пунктларының эше белән танышты.
Көзге профилактика чаралар вакытында, Илдар Ногманов эш барышы белән танышу максатында терлекчелек хуҗалыкларын карап чыкты. Район дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Динар Сөләйманов белән бергә Илдар Ногманов "Кулон-Агро" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең сынау проекты хуҗалыгы эшчәнлеге һәм 6 айга кадәр яшь мөгезле терлекләрне карау һәм үстерү эше белән танышты.