Баш ветеринария идарәсендә ветеринария белгечләре өчен «Меркурий» мәгълүмат системасында эшләү буенча онлайн укулар узды

2021 елның 29 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә республика районнарының ветеринария белгечләре өчен «Меркурий» федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшләү буенча онлайн укулар узды.

Семинарны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин алып барды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов чыгыш ясады. Ул «Меркурий» системасының 2021 елдагы электрон ветеринария документларын бирү буенча район территориаль бүлекләре белгечләренең эшенә анализ ясады.

"Меркурий" системасы кулланучыларының иң киң таралган хаталары һәм җитешсезлекләрне төзәтү турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, Меркурийның автоматлаштырылган системасы ветеринария өчен бердәм мәгълүмат мохите булдыру, биологик һәм азык-төлек куркынычсызлыгын арттыру максатларында дәүләт ветеринария күзәтчелеге хезмәтенең күзәтү астындагы йөкләрне электрон сертификацияләү, Россия Федерациясе территориясе буенча аларның хәрәкәт итү юлларын күзәтү өчен билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International