Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә район дәүләт ветеринария берләшмәләренең ветеринария табиблары аттестация узды. Комиссиядә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары Илдар Ногманов, хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге, шулай ук дәвалау-профилактика чаралары бүлеге белгечләре катнашты.
Ветеринария белгечләренең белем һәм профессиональ әзерлек дәрәҗәсен билгеләү чарасында район һәм шәһәр дәүләт ветеринария берләшмәләре терапевтлары катнашты. Аттестация белгечләрнең эшчәнлеген объектив бәяләү һәм аларның биләгән вазыйфаларына туры килүен билгеләү, шулай ук эшнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә ярдәм күрсәтү һәм һөнәри үсешне стимуллаштыру максатында үткәрелде.