ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Алтай дәүләт аграр университеты һәм Алтай агротехнологияләр фәнни үзәге тикшеренүчеләре чит ил препаратларын алыштыра ала торган пробиотик препарат әзерләп чыгарганнар, дип хәбәр ителә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми Telegram-каналында.


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Буа районында терлекчелек өлкәсендә яңа технологияләр кертү һәм югары сыйфатлы терлекчелек продукциясен сату мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы ит һәм ит продукциясе әйләнешен контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим ителә торган боерык проектын әзерләде, җитештерүчеләргә ул мөстәкыйль рәвештә ветеринария рөхсәте документларын рәсмиләштерергә мөмкинлек бирми.


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Россиягә инкубация йомыркасы китерү белән вәзгыять тотрыклы. Шул ук вакытта илнең эре кошчылык предприятиеләре үзләре инкубация йомыркасының 80% ын җитештерә.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләренең эше турында киңәшмә узды.


9
апрель, 2022 ел
шимбә

Бүген Казан шәһәренең 15 мәйданчыгында, ике Яшел Үзән муниципаль районында: Яңа Тура бистәсендә һәм Осиново бистәсендә, Яр Чаллы һәм Түбән Кама мәйданчыкларында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итте. Бүген Батыршин урамындагы ярминкә мәйданчыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков белән бергә Казан мэры Илсур Метшин да булды.


8
апрель, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә түгәрәк өстәл форматында хайваннар белән эш итү өлкәсендә Татарстан Республикасының норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Бүген Казан шәһәре Дәүләт ветеринария берләшмәсенең киңәшмәсе барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Казанның ветеринария хезмәте үсешенә зур өлеш керткән хезмәткәрләр эшен билгеләп үтте һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә 2022 елның беренче кварталында Казан шәһәренең Дәүләт ветеринария берләшмәсе эшчәнлеген анализлауга багышланган киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International