Казан Дәүләт ветеринария берләшмәсенең 2022 елда беренче квартал эшчәнлеген анализладылар

2022 елның 8 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә 2022 елның беренче кварталында Казан шәһәренең Дәүләт ветеринария берләшмәсе эшчәнлеген анализлауга багышланган киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Казан шәһәренең Дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Тимур Галиев, дәүләт клиникаларының ветеринария табиблары, ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмәдә эпизоотиягә каршы эш, финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм шәһәр ветеринария хезмәте эшенең перспектив юнәлешләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International