Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Буа районында терлекчелек өлкәсендә яңа технологияләр кертү һәм югары сыйфатлы терлекчелек продукциясен сату мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, шулай ук Апас, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнарының баш ветеринария табиблары катнашты.
Семинарда катнашучылар башта терлекчелекнең алдынгы технологияләре күргәзмәсен карадылар. Эре мөгезле терлекләрне идентификацияләү вәзгыяте турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов сөйләде. Чыгышы барышында ул хайваннарның йогышлы авырулары таралуны булдырмау, шулай ук йогышлы авырулар чыганакларын һәм юлларын ачыклау максатларында терлекләрне идентификацияләү кирәк, дип билгеләп үтте.