Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләренең эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, дәүләт ветеринария берләшмәләренең раи башлыклары һәм ветсанэкспертлар катнашты. Районнарның ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшенә анализ ясауны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты дәүләт ветеринария иминлеген, ВСЭ һәм дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ирина Тарутина үткәрде.