Алтай галимнәре чит ил препаратларын алыштыра ала торган пробиотик әзерләп чыгарган

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Алтай дәүләт аграр университеты һәм Алтай агротехнологияләр фәнни үзәге тикшеренүчеләре чит ил препаратларын алыштыра ала торган пробиотик препарат әзерләп чыгарганнар, дип хәбәр ителә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми Telegram-каналында.

Яңа препарат «Планетарум» дип атала, ул тәҗрибә сынауларын уңышлы узган һәм тиздән чит ил аналогларын алыштыра алачак, дип аныкладылар министрлыкта.

Экспертлар бәяләвенчә, терлекчелектә пробиотикларны куллану югары сыйфатлы продукция җитештерүне арттырырга ярдәм итә.

Яңа препарат составына Себер регионындагы хайваннарының азык-төлек системасына хас булган микроорганизмнарның селекцияләнгән штаммнары керә.

«Тәүлеклек файдалы өстәмә доза кәҗәләрнең сөт продуктлылыгын арттыра, яшь терлекләрнең сакланышын тәэмин итә һәм 1 кг сөт алу исәбеннән санаганда чыгымнарны киметә», – дип билгеләп үтелә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәрендә.

Проектны эшләүчеләр сүзләренә караганда, яңа пробиотик препаратлар кәҗә яки сарык үрчетүдә кулланыла, шулай ук мөгезле эре терлекләр өчен азык концентраты сыйфатында кулланыла ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International