Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында катнашты. Парламентарийлар Татарстан Республикасы Экология кодексына һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары, шулай ук кайбер федераль закон проектлары буенча фикер алыштылар.
Моннан тыш, комитет әгъзалары Татарстан Президенты тәкъдим иткән башкарма хакимият органнарының 2021 елда эшчәнлеге турында хисапны карадылар. ТР Экология кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты, республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле рәвештә, беренче укылышта карауга әзерләнгән. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев билгеләп үткәнчә, үзгәрешләр РФ Су кодексына һәм кайбер федераль законнарга кертелгән. Шулай ук закон проекты су хуҗалыгы системасын эксплуатацияләү турында республика Экология кодексы нигезләмәләрендә кулланыла торган терминологиягә төзәтмәләр кертә, елга, күл, сусаклагычның яр буе яклау полосасы киңлеге кебек төшенчәләр ачыклана.