Традиция буенча, Татарстанның дәүләт ветеринария хезмәте хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлык кысаларында язгы өмә үткәрде. Ветеринария берләшмәләре территорияләре, шулай ук участок ветеринария пунктлары территорияләре җыештырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов республика агросәнәгать комплексы мәсьәләләре һәм алда торган чәчү кампаниясе мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Тукай районында эшлекле сәфәрдә булды. Монда аның җитәкчелегендә терлек чалу пунктларында ветеринария кагыйдәләре үтәлеше буенча, «Феникс» сугым цехында семинар-киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Еврофинс Агро» компаниясе вәкиле Анна Суворкина белән очрашты. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы Республика ветеринария лабораториясендә узды, очрашуда шулай ук Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев катнашты.
Россиядә дәүләти-хосусый партнерлык механизмын кулланып хайваннар өчен приютлар төзергә тәкъдим итәләр. Мондый закон проектын Дәүләт Думасы 2022 елның 20 апрелендә пленар утырышта беренче укылышта кабул итте. Проект авторлары - Дәүләт Думасы депутатлары төркеме - хайваннар өчен приютлар төзегәндә дәүләт-хосусый партнерлык механизмын кулланырга тәкъдим итә.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов «Регион-Россия төбәкләрендә мәгълүматларны эшкәртү һәм мәгълүмати хезмәт күрсәтү үзәкләрен үстерү белән бәйле икътисадый һәм техник мәсьәләләр" темасына карата чарада катнашты.
Дәүләт Думасы авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри маркировкалау турында закон проектын 2022 елның 19 апрелендә узган пленар утырышта беренче укылышта кабул итте. Бу закон 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә керер дип планлаштырыла. Хайваннарны маркировкалау турындагы закон проекты Дәүләт Думасына 2021 елның ноябрендә кертелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның карамагындагы берләшмәләр киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов республика ветеринария хезмәте хезмәткәрләрен туган көннәре белән тантаналы рәвештә котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең киңәшмәсе булды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды. Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең бүлек башлыклары, дәүләт ветеринария учреждениеләре җитәкчеләре, бухгалтерлар һәм ветеринария берләшмәләре юристлары катнашты.