Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

2022 елның 23 апреле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов озата йөрде.

Казан ярминкәләренә 14 млн сумлык товар китерелгән иде. Шул исәптән бәрәңге һәм яшелчәләр - 25,3 тонна, сыер ите - 6,5 тонна, кош ите - 1 тонна, төрле сөт - 9,3 тонна, сырлар - 1,1 тонна, ак май - 1,2 тонна, шикәр - 60 тонна, он - 8 тонна, ярма - 4 тонна, йомырка - 72,4 мең данә. Барлык ит, балык, сөт продукциясе, бал һәм йомырка ярминкәгә мәҗбүри тәртиптә ветеринария рөхсәте белән килә. Сатуга чыгасы азык-төлек шулай ук Республика ветеринария лабораториясе һәм Казан шәһәренең 30 нчы дәүләт ветеринария берләшмәсе лабораториясе белгечләре тарафыннан кабат тикшерелә.

Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре бүген үз эшләрен төгәлләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International