Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Еврофинс Агро» компаниясе вәкиле Анна Суворкина белән очрашты. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы Республика ветеринария лабораториясендә узды, очрашуда шулай ук Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев катнашты.
Берничә көн дәвамында Анна Суворкина Республика ветеринария лабораториясе каршындагы азык лабораториясе хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү максатыннан белем алды. Эш барышында очрашуда катнашучылар киләчәктә лаборатория тикшеренүләре өлкәсендә конструктив хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
«Еврофинс Агро» - инновацион тикшеренүләр һәм халыкара лабораторияләр оешмасы. Ул 100дән артык еллык тарихы булган алдынгы лаборатория булып тора. Компаниянең Россия территориясендәге эшчәнлеге «Еврофинс Агро Тестинг Вагенингени» филиалыннан гыйбарәт. 10 елдан артык компания Россиянең авыл хуҗалыгы тармагы белән хезмәттәшлек итә.