ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2022 ел
җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77-еллыгын бәйрәм итү кысаларында Казан шәһәренең ветеринария берләшмәсе җитәкчелеге шәхсән үзе тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш балаларын, шулай ук ветеринария өлкәсендә эшләгән ветераннарның хатыннарын котладылар. Алар бүләккә азык-төлек җыелмалары алдылар.

Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринария контроле бүлегенең ветеринария табибы Айрат Зәкиев пауэрлифтинг буенча Россия-2022 чемпионатында 1 урынны алды. Чемпионат Екатеринбург шәһәрендә узды.

Сыерларның мастит авыруы аркасында еллык савымга килгән зыян 10-15% ын тәшкил итә. Кайбер сыерларның уңышлы дәвалаганда да, сөт бизе тукымалары үзгәрмәү сәбәпле, элекке савымнары яңадан торгызылмый, дип кисәтәләр Ленинград өлкәсе ветеринария лабораториясе белгечләре.


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Эпизоотиягә каршы язгы чаралар кысаларында барлык шәһәр һәм районнарда йорт хайваннарының котыру авыруына каршы бушлай вакцинация уза. Һәр ял көнендә Казан шәһәренең дәүләт ветеринария клиникалары белгечләре шәһәрнең торак массивларына чыгалар. Котыруга каршы вакцинация түләүсез үткәрелә!


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Республиканың ветеринария табиблары ерткыч җанварларда котыру авыруын кисәтү өчен ел саен башкарыла торган вакциянация эшенә кереште. Котыруга каршы ораль вакцинация кыргый ерткыч хайваннарны, барыннан да элек төлке һәм янутсыман этләр өчен каралган. Бу операция елга ике тапкыр – 1 млн. 440 мең доза, язын һәм көзен 720шәр мең дозада үткәрелә. Күчмә бригадаларның эше республиканың барлык муниципаль районнарында оештырылган.

Россиянең хайваннар өчен дарулар җитештерә торган иң эре оешмалары өчен Милли ветеринария ассоциациясе үзебезнең ветпрепаратлар җитештерүне арттыру һәм чит ил продукциясен йөз процент алмаштыру өчен тәкъдимнәр әзерләде.


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы ветеринария хезмәте делегациясе “Хайваннарның сәламәтлеген тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре” темасына биологик иминлек буенча төбәкара конференциядә катнаша, ул 26 һәм 27 апрельдә Саранск шәһәрендә уза.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының актлар залында Министрлык хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе өчен коронавируска каршы ревакцинация турында аңлатмалы лекция узды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Яңа Чишмә районының Петропавлов һәм Черемуховая бистәләре урта мәктәпләрендә "Цифрлы дәрес" үткәрде. 6-9 сыйныф укучылары өчен каралган дәрес "Ясалма интеллект" темасына багышланган иде һәм ул мәгариф учреждениеләрендә башланып киткән "Цифрлы дәрес" республика проекты кысаларында узды.


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының дәүләт ветеринария хезмәте кыргый ерткыч хайваннарда котыру авыруына каршы язгы вакцинация эшен башлап җибәрде. Кыргый җәнлекләрдә котыру авыруын кисәтү максатында бу эш, гадәттәгечә, елга ике тапкыр язгы һәм көзге чорда башкарыла. Республика буенча язгы чорда барлыгы 720 мең доза брикетлы вакцина таратылачак. Күбесенчә әлеге биркетлы вакциналар төлкеләр һәм янутсыман этләр өчен каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International