Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның карамагындагы берләшмәләр киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов республика ветеринария хезмәте хезмәткәрләрен туган көннәре белән тантаналы рәвештә котлады.
Чистай районының дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Ринат Урманчеевка, Сарман районының дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Илсур Мостафинга һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Дәүләт ветеринария идарәсенең кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Алия Гатауллинага истәлекле бүләкләр тапшырды һәм эшләрендә уңышлар теләде.