Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов «Регион-Россия төбәкләрендә мәгълүматларны эшкәртү һәм мәгълүмати хезмәт күрсәтү үзәкләрен үстерү белән бәйле икътисадый һәм техник мәсьәләләр" темасына карата чарада катнашты.
Конференциядә мәгълүматларны эшкәртү буенча төбәк үзәкләрен гамәлгә ашыру үзенчәлекләре, проектларны гамәлгә ашыру срокларын кыскарту һәм Россиягә каршы санкцияләрне катгыйландыру шартларында аларның рентабельлеген арттыруга ярдәм итүче технологияләр һәм техник карарлар сайлау каралды.
Төбәкләрдә "болытлы" платформаларны үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелде – мондый проектлар заказчыларга болытлы сервисларны якынайтырга, аларны һәркем файдалана алырлык итәргә, шулай ук Россия предприятиеләренең чит ил провайдерларына бәйлелеген киметергә мөмкинлек бирәчәк.