"Ата-анага этнең уенчык түгеллеген һәм аңа игътибар һәм кайгыртучанлык белән карарга кирәклеген балага җиткерергә кирәк. Эт белән беренче танышканда, тыныч кына аның янына килергә һәм аңа үз Учыңны иснәтергә кирәк. Әгәр эт контактка керми икән, аны ияген, күкрәген һәм муенын сыйпарга мөмкин. Этне башыннан сыйпарга кирәкми. Әгәр бу чит эт икән, хуҗадан рөхсәт сорагыз", - дип сөйләде Владимир Голубев.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 4 июльгә авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 54,32 мең тонна тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,3%ка (3,21 мең тонна) күбрәк.
Документ 2023 елның 1 мартыннан үз көченә керер һәм 2029 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булыр дип көтелә. Боерыкта ветпрепаратларны билгеләү тәртибе, алга таба рецепт буенча гына билгеләнәчәк дарулар, шул исәптән антимикроблы дарулар исемлеге, шулай ук рецептур бланк формасы һәм аны рәсмиләштерү тәртибе билгеләнә.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Олы Җәке авыл җирлегендә хайваннар һәм кошларның аеруча куркыныч авыруларын бетерү буенча зур масштабта команда-штаб өйрәнүләре узды.
Бүген 2022 елгы "АГРОВОЛГА" халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Татарстан Республикасының иң яхшы ветеринария-ортопеды» бәйгесе узды. Анда бөтен республикадан 57 конкурсант катнашты. Ярыш ике этапта үтте. Беренче өлеше тояк макетларында үз осталыгын күрсәтү иде, ә икенче өлеше сыерларның тоягын эшкәртү буларак узды. узды. Анда бөтен республикадан 57 конкурсант катнашты. Ярыш ике этапта үтте. Беренче өлеше тояк макетларында үз осталыгын күрсәтү иде, ә икенче өлеше сыерларның тоягын эшкәртү буларак узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Тукай муниципаль районының 6-9 нчы сыйныф укучылары өчен "Цифрлы дәрес" үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Кама Тамагы, Тәтеш, Баулы, Бөгелмә, Актаныш һәм Минзәлә районнарының ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләренең эше турында киңәшмә үткәрде. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.
Закон проекты белән хайваннар белән җаваплы эш итү турында гамәлдәге законга төзәтмәләр кертү тәкъдим ителә (№498-ФЗ). Аерым алганда, Россия йорт хайваннарын идентификацияләү һәм исәпкә алу бурычын кертү.
6-8 июльдә бөтен Россиядән аграрийлар агросәнәгать комплексының соңгы казанышлары белән танышу, шулай ук эшлекле чаралар кысаларында тармак үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен "АГРОВОЛГА" күргәзмәсендә очрашачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногуманов булачак Корбан бәйрәме мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты. Фикер алышу Казан Мэриясендә узды.