ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген «Казан агросәнәгать паркы» лабораториясендә Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария берләшмәләренең ветеринария табиблары аттестациясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә аттестация комиссиясе эшләде.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Алабуга, Түбән Кама районнары һәм Түбән Кама шәһәре ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләренең эше турында киңәшмә үткәрде. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Казан шәһәренең Дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Тимур Галиевны 45 яшьлек юбилее белән котлады. Ул юбилярга күпьеллык намуслы хезмәте өчен ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырды һәм юбиляр хөрмәтенә котлау сүзләре җиткерде.


22
июль, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Нәтиҗәләр турында фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов ковид авыруына каршы ревакция узды. Идарә хезмәткәрләре өчен дә шулай ук ревакцинация мөмкинлеге оештырылды, алар Россиядә җитештерелгән “Спутник-лайт” вакцинасын ясаттылар. 


21
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри идентификацияләү турында хәбәр итә.

Хуҗасыз этләр белән бәйле проблемаларны хәл итү өчен, Россиядә хайваннарны тоту өлешендә төбәкләрнең вәкаләтләрен киңәйттеләр һәм приютлар төзегәндә дәүләт-шәхси партнерлык турында закон кабул иттеләр. Язгы сессиядә кабул ителгән мөһим законнарны Дәүләт Думасының рәсми Telegram каналында күчерделәр.


20
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Россиядә 2022 ел башыннан алып 19 июльгә кадәр Африка дуңгыз чумасының 34 яңа очрагы теркәлгән.
Авыру чыганакларының күпчелеге – кыргый кабаннар арасында ачыкланган.


19
июль, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Казан шәһәренең Дәүләт ветеринария берләшмәсе 2022 елның беренче яртыеллыгында эш йомгаклары турында киңәшмә узды.

Бөтендөнья хайваннар сәламәтлеген саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, 2022 елның 9 июленнән 15 июленә кадәр 10 ил тиз йогучан кош гриппының 87 яңа очрагы теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International