Казан Мэриясендә Корбан бәйрәмен оештыру буенча киңәшмә узды

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногуманов булачак Корбан бәйрәме мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты. Фикер алышу Казан Мэриясендә узды.

Киңәшмәдә шулай ук Президент Аппараты администрациясе Ленар Сәлахов, Казан шәһәре Башкарма комитеты аппаратының җәмәгать оешмалары белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров, Казан шәһәре Совет районы мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, эпизоотиягә каршы һәм дәвалау-профилактика эшләре буенча Баш ветеринария табибы Айрат Хәнәфиев, башкала районнарының ветеринария табиблары, Россельхознадзор, Экология һәм эчке эшләр министрлыгы вәкилләре катнашты.

Эш барышында белгечләр сарык тәкәләрен эпизоотик яктан имин регионнардан кертү, рөхсәт ителмәгән терлекләр кертү чикләрендә контрольне көчәйтү, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария хезмәте тарафыннан Корбан бәйрәмен үткәрүдә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International