Районнардагы ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшенә нәтиҗә ясалды

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Кама Тамагы, Тәтеш, Баулы, Бөгелмә, Актаныш һәм Минзәлә районнарының ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләренең эше турында киңәшмә үткәрде. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты дәүләт ветеринария иминлеген, ВСЭ һәм дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Айрат Сәлахов, ветеринария куркынычсызлыгын, ВСЭ һәм дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ирина Тарутина, дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм ветсанэкспертлар катнашты. Районнарның ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшенә анализ белән Ирина Тарутина чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International