Бүген 2022 елгы "АГРОВОЛГА" халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Татарстан Республикасының иң яхшы ветеринария-ортопеды» бәйгесе узды. Анда бөтен республикадан 57 конкурсант катнашты. Ярыш ике этапта үтте. Беренче өлеше тояк макетларында үз осталыгын күрсәтү иде, ә икенче өлеше сыерларның тоягын эшкәртү буларак узды.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты.
«Әлеге конкурс Россиядә беренче тапкыр үткәрелә, киләсе елга "Агроволга" сезнең катнашуыгызны тагын көтә, бу өлкәдә инде сез көчлерәк һәм тәҗрибәлерәк булырсыз, Татарстанда гына да елына уртача 260 мең баш чистартыла, ә безгә 600 мең баш кирәк. Безгә бу өлкәдә Сезнең тәҗрибәгез һәм осталыгыгыз кирәк", - дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Конкурста йомгак ясалды һәм өч җиңүче ачыкланды. Беренче урынны Түбән Кама районыннан Илья Бикеев алды, икенче урынны Балтач районыннан Дилүс Вәлиев алды, өченче урынны Мамадыш районыннан Рөстәм Рязанов алды.
Конкурста шулай ук «Иң яшь катнашучы» номинациясендә 1998 елда туган Дилүс Вәлиев һәм 1959 елда туган «Иң өлкән катнашучы» Глүс Сәлимов җиңү яулады. Конкурсантларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.