ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри идентификацияләү турында хәбәр итә.

Хуҗасыз этләр белән бәйле проблемаларны хәл итү өчен, Россиядә хайваннарны тоту өлешендә төбәкләрнең вәкаләтләрен киңәйттеләр һәм приютлар төзегәндә дәүләт-шәхси партнерлык турында закон кабул иттеләр. Язгы сессиядә кабул ителгән мөһим законнарны Дәүләт Думасының рәсми Telegram каналында күчерделәр.


20
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Россиядә 2022 ел башыннан алып 19 июльгә кадәр Африка дуңгыз чумасының 34 яңа очрагы теркәлгән.
Авыру чыганакларының күпчелеге – кыргый кабаннар арасында ачыкланган.


19
июль, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Казан шәһәренең Дәүләт ветеринария берләшмәсе 2022 елның беренче яртыеллыгында эш йомгаклары турында киңәшмә узды.

Бөтендөнья хайваннар сәламәтлеген саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, 2022 елның 9 июленнән 15 июленә кадәр 10 ил тиз йогучан кош гриппының 87 яңа очрагы теркәлгән.


14
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

"Ата-анага этнең уенчык түгеллеген һәм аңа игътибар һәм кайгыртучанлык белән карарга кирәклеген балага җиткерергә кирәк. Эт белән беренче танышканда, тыныч кына аның янына килергә һәм аңа үз Учыңны иснәтергә кирәк. Әгәр эт контактка керми икән, аны ияген, күкрәген һәм муенын сыйпарга мөмкин. Этне башыннан сыйпарга кирәкми. Әгәр бу чит эт икән, хуҗадан рөхсәт сорагыз", - дип сөйләде Владимир Голубев.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 4 июльгә авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 54,32 мең тонна тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,3%ка (3,21 мең тонна) күбрәк.


13
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Документ 2023 елның 1 мартыннан үз көченә керер һәм 2029 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булыр дип көтелә. Боерыкта ветпрепаратларны билгеләү тәртибе, алга таба рецепт буенча гына билгеләнәчәк дарулар, шул исәптән антимикроблы дарулар исемлеге, шулай ук рецептур бланк формасы һәм аны рәсмиләштерү тәртибе билгеләнә.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Олы Җәке авыл җирлегендә хайваннар һәм кошларның аеруча куркыныч авыруларын бетерү буенча зур масштабта команда-штаб өйрәнүләре узды.


9
июль, 2022 ел
шимбә

Бүген 2022 елгы "АГРОВОЛГА" халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Татарстан Республикасының иң яхшы ветеринария-ортопеды» бәйгесе узды. Анда бөтен республикадан 57 конкурсант катнашты. Ярыш ике этапта үтте. Беренче өлеше тояк макетларында үз осталыгын күрсәтү иде, ә икенче өлеше сыерларның тоягын эшкәртү буларак узды. узды. Анда бөтен республикадан 57 конкурсант катнашты. Ярыш ике этапта үтте. Беренче өлеше тояк макетларында үз осталыгын күрсәтү иде, ә икенче өлеше сыерларның тоягын эшкәртү буларак узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International