Кош гриппы кошчылык сәнәгатенә зыян салуын дәвам итә

2022 елның 19 июле, сишәмбе

Бөтендөнья хайваннар сәламәтлеген саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, 2022 елның 9 июленнән 15 июленә кадәр 10 ил тиз йогучан кош гриппының 87 яңа очрагы теркәлгән.

Бу чорда иң күп авыру чыккан ил Нидерланд, анда 32 очрак теркәлгән, АКШТА – 25 очрак.

Шулай ук яңа учаклар Бельгия (4), Бөекбритания (10), Германия (7), Норвегия (2), Финляндия (1), Швеция (2), Канадада (3) һәм Көньяк Африка Республикасында (1) билгеләп үтелде.

Кош гриппы дөнья илләрендә кошчылык сәнәгатенә зыян китерә. Яңа ачыкланган чыганаклар йорт кошлары, киек кошлар һәм зоопарк кошлары арасында чыккан. 

Күпчелек очракта инфекция H5N1, Норвегиядә H5N5 вирусы да теркәлгән. АКШ территориясендә авыру имезүчеләр арасында да тарала башлаган инде: инфекция тюленьнарга да йоккан.

Элегрәк Россельхознадзор Европа илләрендә кош гриппы белән катлаулы вәзгыятькә игътибар иткән иде, анда ел башыннан бирле бу авыруның 3182 очрагы теркәлгән иде. Ведомствода билгеләп үткәнчә, зыян күргән дәүләтләр арасында Франция абсолют лидер булып тора. Биредә ел башыннан бирле 1430 учак ачыкланган.

Ведомство вәкилләре чагыштыру өчен Россиядә эпизоотик хәлне китерде. Ел башыннан алып 12 июльгә кадәр безнең илдә 21 кош гриппы теркәлде. Узган ел дәвамында-67.

"Ил аша вирусны таратучы очыш кошларының барлык төп миграция юллары узуга карамастан, Россия предприятиеләрне биозаклауның югары дәрәҗәсе, ветеринария контроленең катгый системасы һәм хайваннар авырулары буенча ил территориясен төбәкләштерү, шулай ук чимал һәм продукциянең Россельхознадзор мәгълүмат системалары аша күзәтелүе хисабына эпизоотик иминлеккә ярдәм итә ала", - дип аңлаттылар хезмәт вәкилләре.

Исегезгә төшерәбез, кош гриппына каршы яңа вакцинаны Россельхознадзор карамагындагы хайваннар сәламәтлеген саклау федераль үзәге («ВНИИЗЖ») галимнәре эшләгән иде. Ветеринария препаратының сәнәгать җитештерүен көз башында эшләтеп җибәрү көтелә.

Яңа вакцина Россия территориясендә бүлеп бирелгән Н5N1 гриппы вирусының «Ямал» штаммы нигезендә эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International