Бүген «Казан агросәнәгать паркы» лабораториясендә Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария берләшмәләренең ветеринария табиблары аттестациясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә аттестация комиссиясе эшләде.
Аттестациянең максаты - эшчәнлекне объектив бәяләү һәм аларның лаборатория хезмәткәрләренең биләгән вазифасына туры килүен билгеләү. Аттестация кысаларында ветеринария табиблары терлекчелек һәм үсемлек продукциясенә теоретик һәм практик белем нигезләрен ачалар. Баш ветеринария идарәсе боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ветеринария белгечләре өчен планлы аттестация, иткә кләймә сугу вәкаләтләрен алу өчен өч елга бер тапкыр уздырыла.