Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Алабуга, Түбән Кама районнары һәм Түбән Кама шәһәре ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләренең эше турында киңәшмә үткәрде. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, ветеринария куркынычсызлыгын, ВСЭ һәм дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ирина Тарутина, дәүләт ветеринария берләшмәләренең раи башлыклары һәм ветсанэкспертлар катнашты. Районнарның ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшенә анализ белән Ирина Тарутина чыгыш ясады.
Киңәшмә барышында «Меркурий» системасында эшләүгә мониторинг үткәрелде, ветеринария документларын әзерләгәндә ветеринария экспертизасы белгечләренең эш сыйфатына анализ ясалды, хуҗалык субъектларына күрсәтелә торган ветеринария хезмәтләренең сыйфатын яхшырту турында сөйләделәр.