Әлмәт район дәүләт ветеринария берләшмәсе эшчәнлегенә күзәтү үткәрелде

2022 елның 22 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Нәтиҗәләр турында фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары катнашты.

Ревизия утырышында Әлмәт район дәүләт ветеринария берләшмәсе эшчәнлегенә күзәтү нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмә барышында дәүләт ветеринария учреждениеләренең финанс-хуҗалык һәм ветеринария эшчәнлеге мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International