Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Казан шәһәренең Дәүләт ветеринария берләшмәсе 2022 елның беренче яртыеллыгында эш йомгаклары турында киңәшмә узды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды. Утырышта Казан шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Тимур Галиев, ТР Министрлар Кабинетының Дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов һәм Казан шәһәренең ветеринария белгечләре катнашты.
Эпизоотиягә каршы чаралар планының үтәлеше һәм дәүләт биреме турындагы хисап белән дәвалау-профилактика һәм эпизоотиягә каршы эш буенча баш ветеринария табибы Айрат Хәнәфиев таныштырды. Аның сүзләренә караганда, Казанның ветеринария хезмәте эшчәнлеге барышында түбәндәгеләр башкарылган:
- 19 меңнән артык төрле вакцинация;
- 18 мең доза антирабик вакцина таратылды;
- 315 мең ветеринария-санитария экспертизасы;
Киңәшмә барышында шулай ук терлекчелек продукциясен ветеринария-санитария тәртибендә куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар