Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр иткәнчә, 2022 елның 8 августында “Хайваннарның сәламәтлеген саклауның федераль үзәге”нең Татарстан сынау лабораториясендә “Пашков Сергей Игоревич” крестьян (фермер) хуҗалыгы территориясендә өч баш дуңгыз санында үлгән дуңгызлардан патологик материал пробаларының (Э1981-22 номерлы сынау протоколы 08.08.2022) уңай нәтиҗәсе расланды.
Бал сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Рязань һәм Тамбов өлкәләре буенча Россельхознадзор идарәсенең ветеринария контроле һәм күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Екатерина Богатырева ялган продукция билгеләрен атады.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында йогышлы авыруларның, шул исәптән аеруча куркыныч һәм йогышлы хайван авыруларының республика территориясенә үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча республика штабы утырышы узды. Спас районында йорт дуңгызларында африка чумасы ачыклану сәбәпле оештырылган киңәшмәдә республика штабы әгъзалары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Федор Батков, шулай ук муниципаль берәмлекләр башлыклары, башкарма комитетлар җитәкчеләре, дуңгызчылык һәм кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләре, шулай ук эре мөгезле терлекләрне тоту буенча җитәкчеләр катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә: 2022 елның 7 августында «Хайваннар сәламәтлеген саклау буенча федераль үзәк»нең Татарстан сынау лабораториясендә узган тикшерүләре йогышлы хайван авыруын ачыклады. Татарстан Республикасы Спас районының Приволжск бистәсендә "Федоров Е.М." шәхси ярдәмче хуҗалыгы территориясендә үлгән дуңгызлардан алынган патологик материал анализларында Африка дуңгыз чумасы авыруына уңай нәтиҗә расланган (07.08.22 ел, №Э1967-22).
Бөтендөнья хайваннарның сәламәтлеген саклау оешмасы хәбәр итүенчә, агымдагы елның 23 июленнән 29 июленә кадәр 14 ил кош гриппының яңа теркәлгән очраклары турында хәбәр иттеләр. Бу чорда барлыгы 121 яңа авыру чыганагы теркәлгән. Бу хакта Россельхознадзор мәгълүмати-аналитик үзәге күзәтүендә хәбәр ителә. Шуларның иң күбе Филиппинн утрауларында – барысы 47 очрак.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы илдә 2022 елның мартыннан гамәлдә булган атлар артерииты буенча ветеринария кагыйдәләренә төзәтмәләр кертергә тәкъдим итә. Документ норматив хокукый актлар проектлары порталында фикер алышу өчен урнаштырылган.
Республикада санитар-эпидемиологик һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү максатларында дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре эпизоотиягә каршы көзге профилактика чаралар үткәрүне дәвам итәләр.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Ревизияләр Яшел Үзән район дәүләт ветеринария берләшмәсенә чыгу йомгаклары буенча фикер алыштылар. Киңәшмә барышында дәүләт ветеринария учреждениеләренең финанс-хуҗалык һәм ветеринария эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Россельхознадзор вәкилләре безнең ил терлекчелегенә зыян китерергә мөмкин булган начар сыйфатлы чит ил вакциналары керү куркынычы турында шиген белгертте. Шуңа бәйле рәвештә чит илдән кертелгән ветеринария вакциналарын контрольдә тотуны көчәйтте. Бу хакта Россельхознадзор җитәкчесе Сергей Данкверт Владимирда хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәгенә («ВНИИЖ») ведомство карамагындагы хезмәткә визиты вакытында белдерде.
Америкада маймылларда була торган чәчәк авыруы кешеләргә йогу аркасында, илдә гадәттән тыш хәл режимын кертүне рәсми рәвештә игълан итте. Бу хакта CNBC телеканалы хәбәр итә.
Гадәттән тыш хәлне игълан итү әлеге авыру белән көрәшү өчен өстәмә ресурслар тупларга мөмкинлек бирәчәк, дип аңлаттылар илнең сәламәтлек саклау министрлыгында, дип хәбәр итә телеканал.