14 ил кош гриппының яңа теркәлгән 121 очрагы турында хәбәр итте

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Бөтендөнья хайваннарның сәламәтлеген саклау оешмасы хәбәр итүенчә, агымдагы елның 23 июленнән 29 июленә кадәр 14 ил кош гриппының яңа теркәлгән очраклары турында хәбәр иттеләр. Бу чорда барлыгы 121 яңа авыру чыганагы теркәлгән. Бу хакта Россельхознадзор мәгълүмати-аналитик үзәге күзәтүендә хәбәр ителә. Шуларның иң күбе Филиппинн утрауларында – барысы 47 очрак.

Моннан тыш, тиз йогышлы кош гриппы чыгу очраклары турында Бельгия (6 очрак), Бөекбритания (11 очрак), Германия (14 авыру чыганагы), Испания (1 очрак), Канада (4 авыру чыганагы), Кытай (2 очрак), Молдова (1 очрак), Нидерланд (4 очрак), Норвегия (1 очрак), Финляндия (2 очрак), Франция (19 очрак) һәм Швеция (8 очрак) хәбәр иттеләр.

Россиядә бу чорда кош гриппының бер яңа учагы билгеләп үтелде. Ел башыннан алып 1 августка кадәр безнең илдә барлыгы 37 авыру очрагы теркәлгән: 29ы йорт кошлары арасында, 4се – кыргый табигатьтә, тагын 4 авыру очрагы – кош фабрикаларында.

Исегезгә төшерәбез, йогышлылыгы югары булган кош гриппына каршы яңа вакцинаны Россельхознадзор карамагындагы хайваннар сәламәтлеген саклау федераль үзәге («ВНИИЗЖ») галимнәре эшләп чыгарган иде. Препарат теркәлгән, аны сәнәгать җитештерү тармагына җибәрү көз башында көтелә.

Яңа вакцина Россия территориясендә әйләнештә булган Н5N1 гриппының түбән патоген вирусының «Ямал» штаммы нигезендә эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International