Маймылларда була торган чәчәк авыруы аркасында АКШта гадәттән тыш хәл игълан ителгән

2022 елның 5 августы, җомга

Америкада маймылларда була торган чәчәк авыруы кешеләргә йогу аркасында, илдә гадәттән тыш хәл режимын кертүне рәсми рәвештә игълан итте. Бу хакта CNBC телеканалы хәбәр итә.
Гадәттән тыш хәлне игълан итү әлеге авыру белән көрәшү өчен өстәмә ресурслар тупларга мөмкинлек бирәчәк, дип аңлаттылар илнең сәламәтлек саклау министрлыгында, дип хәбәр итә телеканал.

Соңгы ике айда АКШТА 6,6 меңнән артык маймылларда була торган чәчәк авыруы очрагы расланган. Шул ук вакытта авыруларның реаль саны берничә тапкыр югарырак булырга мөмкин, чөнки бу чиргә кешеләрне тестлау симптомнар барлыкка килгәннән соң гына үткәрелә.

Нью-Йоркта, Калифорниядә, Иллинойста, Флорида, Джорджиядә һәм Техасада авыручылар аеруча күп. Беренче өч штатта гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Авыру, нигездә, традицион булмаган сексуаль юнәлештәге кешеләр арасында тарала, әмма балаларда ачыкланган ике очрагы да билгеләп үтелә. Мөгаен, әлеге балаларга гаиләдәгеләрдән күчкәндер, дип бара табиблар.

Ил хакимияте эпидемиянең таралуын тоткарлау өчен чаралар күрә. Риск төркемендәге кешеләр арасында 600 меңнән артык вакцина сатылган инде. Узган атнада халык арасында тагын 786 мең дозаны тарату ниятләре турында игълан иттеләр. Киләсе ел уртасына кадәр тагын 5 млн доза вакцина сатып алу планлаштырыла, әмма моның өчен өстәмә финанслау кирәк булачак. Медиклар бу авыруны иртә ачыклау өчен тест үткәрү эшен көчәйтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International