Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә: 2022 елның 7 августында «Хайваннар сәламәтлеген саклау буенча федераль үзәк»нең Татарстан сынау лабораториясендә узган тикшерүләре йогышлы хайван авыруын ачыклады. Татарстан Республикасы Спас районының Приволжск бистәсендә "Федоров Е.М." шәхси ярдәмче хуҗалыгы территориясендә үлгән дуңгызлардан алынган патологик материал анализларында Африка дуңгыз чумасы авыруына уңай нәтиҗә расланган (07.08.22 ел, №Э1967-22).
Инфекцияне ачыклау факты буенча эпизоотик чыганак, куркыныч янаган зона һәм күзәтү зонасы билгеләнде. Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсе, Баш ветеринария идарәсен хезмәткәрләре авыру таралуны булдырмау өчен барлык профилактика эшләрен башкарды, үлгән һәм территориядә тотылган башка дуңгыз терлеге юк ителде, авыру чыккан урында дезинфекция ясалды.
Әлеге хәл белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе илдә һәм республикада Африка дуңгыз чумасы буенча эпизоотик хәл имин түгел, дип хәбәр итә.
Ветеринария белгечләре дуңгыз асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестҗян-фермер хуҗалыклары мөдирләренә, дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәт күрсәтүче персоналга бик җаваплы төстә карарга өнди.
Афрка чумасы вирусын хуҗалыклар территориясенә кертмәү, дуңгызчылык хуҗалыкларының ябык режимда эшләвен тәэмин итү, кыргый фаунадан үз хуҗалыгына авыру алып кайтмас өчен урман-кырларга бармаска һәм санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында барлык ветеринария таләпләрен үтәргә киңәш ителә.