Республикада эпизоотиягә каршы көзге профилактика чаралар уза

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Республикада санитар-эпидемиологик һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү максатларында дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре эпизоотиягә каршы көзге профилактика чаралар үткәрүне дәвам итәләр.

Эш барышында ветеринария табиблары мөгезле эре терлекләргә себер түләмәсе һәм ЭМКАРга (эмфизематоз карбункул), нодуляр дерматитка каршы, котыру авыруына каршы вакцинация үткәрәләр. Бер үк вакытта ветеринария белгечләре халыкка, аеруча куркыныч хайваннар авырулары турында мәгълүмат белән белешмәлекләр тараталар.

Эпизоотиягә каршы көзге профилактика чаралары кысаларында үсеп килүче яшь терлеккә себер түләмәсе һәм нодуляр дерматитка каршы вакцинация ясала, эре мөгезле терлекләрнең каны туберкулезга бруцеллезга һәм лейкозга тикшерелә.
Хайваннарны вакцинацияләгәндә иньекция өчен бер тапкыр кулланыла торган индивидуаль энәләр кулланыла, бу исә, үз чиратында, хайваннарның зарарлану куркынычын булдырмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International