ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Америка галимнәре буаз сыерларның эссе көннәрдәге җылылык стрессы сәбәпле карынындагы бозавы үсешенең акрынаюына игътибар иткәннәр. Эссе һава торышы шулай ук туачак бозауларның иммун системасының җитештерүчәнлегенә һәм сәламәтлегенә бик начар йогынты ясавын ачыклаган.


10
август, 2022 ел
чәршәмбе

Хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәге галимнәре кош гриппы вирусының H5 һәм H7 төрләренең антитәнчекләрен билгеләү тестларын әзерләде. 

Кытайның көнчыгышында Шаньдун һәм Хэнань провинциясендәге 35 кешедә Langya henipavirus (LayV) РНК – генипавируслар нәселеннән яңа вирус тапкан. Галимнәр фикеренчә, бу вирусның резервуары җир тычканнары булуы мөмкин.


9
август, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр иткәнчә, 2022 елның 8 августында “Хайваннарның сәламәтлеген саклауның федераль үзәге”нең Татарстан сынау лабораториясендә “Пашков Сергей Игоревич” крестьян (фермер) хуҗалыгы территориясендә өч баш дуңгыз санында үлгән дуңгызлардан патологик материал пробаларының (Э1981-22 номерлы сынау протоколы 08.08.2022) уңай нәтиҗәсе расланды.

Бал сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Рязань һәм Тамбов өлкәләре буенча Россельхознадзор идарәсенең ветеринария контроле һәм күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Екатерина Богатырева ялган продукция билгеләрен атады.

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында йогышлы авыруларның, шул исәптән аеруча куркыныч һәм йогышлы хайван авыруларының республика территориясенә үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча республика штабы утырышы узды. Спас районында йорт дуңгызларында африка чумасы ачыклану сәбәпле оештырылган киңәшмәдә республика штабы әгъзалары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Федор Батков, шулай ук муниципаль берәмлекләр башлыклары, башкарма комитетлар җитәкчеләре, дуңгызчылык һәм кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләре, шулай ук эре мөгезле терлекләрне тоту буенча җитәкчеләр катнашты.


8
август, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә: 2022 елның 7 августында «Хайваннар сәламәтлеген саклау буенча федераль үзәк»нең Татарстан сынау лабораториясендә узган тикшерүләре йогышлы хайван авыруын ачыклады. Татарстан Республикасы Спас районының Приволжск бистәсендә "Федоров Е.М." шәхси ярдәмче хуҗалыгы территориясендә үлгән  дуңгызлардан алынган патологик материал анализларында Африка дуңгыз чумасы авыруына уңай нәтиҗә расланган (07.08.22 ел, №Э1967-22).

Бөтендөнья хайваннарның сәламәтлеген саклау оешмасы хәбәр итүенчә, агымдагы елның 23 июленнән 29 июленә кадәр 14 ил кош гриппының яңа теркәлгән очраклары турында хәбәр иттеләр. Бу чорда барлыгы 121 яңа авыру чыганагы теркәлгән. Бу хакта Россельхознадзор мәгълүмати-аналитик үзәге күзәтүендә хәбәр ителә. Шуларның иң күбе Филиппинн утрауларында – барысы 47 очрак.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы илдә 2022 елның мартыннан гамәлдә булган атлар артерииты буенча ветеринария кагыйдәләренә төзәтмәләр кертергә тәкъдим итә. Документ норматив хокукый актлар проектлары порталында фикер алышу өчен урнаштырылган.

Республикада санитар-эпидемиологик һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү максатларында дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре эпизоотиягә каршы көзге профилактика чаралар үткәрүне дәвам итәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International