Америка галимнәре буаз сыерларның эссе көннәрдәге җылылык стрессы сәбәпле карынындагы бозавы үсешенең акрынаюына игътибар иткәннәр. Эссе һава торышы шулай ук туачак бозауларның иммун системасының җитештерүчәнлегенә һәм сәламәтлегенә бик начар йогынты ясавын ачыклаган.
Флорида университетыннан килгән галимнәр төркеме Голштин токымлы сыерлардан алынган нәсел турында мәгълүмат туплаган. Әлеге мәгълүматларны тикшерүчеләр йөклелекнең соңгы срокларында эссе һава торышы йогынтысында булмаган сыерлардан туган бозауларның күрсәткечләре белән чагыштырды.
Галимнәр ачыклаганча, җылылык стрессы йогынтысына дучар ителгән сыерлардан туган бозаулар туганда кечерәк, авырлыгы кимрәк, шул исәптән йөрәк, бавыр, бөер, талак кебек органнарының кечерәк булуын, шулай ук эчәклектә үлгән күзәнәкләр күләме югары булуын күзәткәннәр. Болар барысы да плацента функциясенең кимүен һәм яралгы үсешен артта калуы, шулай ук бозауларның имү сәләтенең кимүен күрсәтә. Угыз сөтен имү яңа туган бозау өчен бик мөһим, чөнки угыз сөтендә иммунитетны ныгыту өчен барлык кирәкле матдәләр бар.
Тикшерү үткәргән авторлар фикеренчә, озак вакытка исәпләнгән перспективада бу хәл бозауның сәламәтлеген начарайтачак. Эчәклек ябылу туганчы һәм угыз сөтен имгәнче үк башкарыла. Мондый очракларда нәтиҗәләр бик катлаулы, шуңа күрә буаз сыерларны йөклелекнең соңгы стадияләрендә эсседә һәм кояш астында торудан сакларга кирәк, дип саный экспертлар.