Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Әлмәт район ветеринария участок пункты каршындагы "Ветеринария медицинасы үзәге"н ачу тантанасында катнашты.
Көнбатыш Казахстан өлкәсендә бруцеллез аркасында 3,3 мең баш мөгезле эре терлек санитар суюга җибәрелгән. Бу хакта Россельхознадзор хәбәр итә.
Голландия тикшерүчеләре авыл хуҗалыгы терлекләренең йогышлы куркыныч авырулары килеп чыгу яки таралу куркынычын тиз бәяләү өчен яңа чара уйлап тапкан.
Бүгенге көн инновацияләре микроорганизмнарны биналарда, юынтык суларда, азыкта тулысынча юк итәргә һәм продукцияне зарарсызландырырга мөмкинлек бирәчәк. Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты галимнәре хайван авыруларына каршы, шул исәптән Африка дуңгыз чумасы, кош гриппы һәм тилчәгә каршы көрәшү өчен терлекчелеккә плазма-оптик технологияләр кертергә тәкъдим итәләр.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә коррупцияле хокук бозуларны профилактикалау буенча комиссия утырышы булды. Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.
Россия кошчылык хуҗалыкларын тиз йогышлы кош гриппы куркынычы янавы аркасында биологик куркынычсызлык чараларын көчәйтергә чакыралар. Россия ветеринария һәм фитосанитариякүзәтчелеге федераль хезмәте вәкилләре шулай ук йорт кошлары тотыла торган шәхси ярдәмче хуҗалыкларны аерым контрольгә алырга кирәк дип саный.
ВНИИЗЖ галимнәре кош гриппы вирусының Россиягә нинди штаммнары кертелгәнен ачыкладылар 2022 елның июленнән сентябренә кадәр Россиянең алты төбәгендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда йорт кошларында кабынышлар китереп чыгарган югары патогенлы кош гриппы вирусы изолятларының генетик анализын хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәге "ВНИИЗЖ" карамагындагы галимнәре үткәрде.
Ветеринария препаратларына экспертиза уздыруның яңа кагыйдәләре 2023 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк, алар Авыл хуҗалыгы министрлыгының 529 номерлы боерыгы белән расланды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган. Яңа кагыйдәләр 2012 елда кабул ителгән иске документны алыштырачак.
Бүген Казанда һәм республика районнарында традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Башкалада сәүдә 15 мәйданда оештырылды. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 2022 елның 24 декабренә кадәр эшләячәк, дип планлаштырыла.
Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Бөтендөнья хайваннар сәламәтлеген саклау оешмасы галимнәр хәбәр итүенчә, 2022 елда Н5 тибындагы кош гриппы вирусы буенча вазгыять бик киеренке кала.