Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә коррупцияле хокук бозуларны профилактикалау буенча комиссия утырышы булды. Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе урынбасарлары, район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Алия Гатауллина һәм башкалар катнашты.
Эш барышында коррупциягә каршы сәясәт, коррупциягә каршы көрәш һәм башка хокук бозуларны профилактикалау, ветеринария өлкәсендә коррупция сәбәпләрен ачыклау һәм киләчәктә бетерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Идарәдә һәм ведомство карамагындагы барлык учреждениеләрдә эшне оештыру максатыннан коррупциягә каршы көрәш өчен җаваплы затлар беркетелгән. Коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру өчен Идарә хезмәткәрләре һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән мәнфәгатьләр конфликтын кисәтү яки җайга салу, шулай ук коррупциячел хокук бозулар өчен җаваплылык мәсьәләләре буенча аңлатма консультация узды.