Африка чумасы, кош гриппы кебек авыруларга каршы көрәшү өчен плазма-оптик технологияләр кертергә тәкъдим итәләр

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Бүгенге көн инновацияләре микроорганизмнарны биналарда, юынтык суларда, азыкта тулысынча юк итәргә һәм продукцияне зарарсызландырырга мөмкинлек бирәчәк. Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты галимнәре хайван авыруларына, шул исәптән Африка дуңгыз чумасы, кош гриппы һәм тилчәгә каршы көрәшү өчен терлекчелеккә плазма-оптик технологияләр кертергә тәкъдим итәләр. Технология микроорганизмнарны биналарда, юынтык суларда, азыкта тулысынча юк итәргә һәм продукцияне зарарсызландырырга мөмкинлек бирәчәк.

Галимнәр сүзләренә караганда, плазма-оптик технологияләр көчле импульслы плазма нурланыш чыганакларын куллануга нигезләнгән. Плазма-оптик нурланыш беләән эшкәткәндә барлык микроорганизмнар да юк ителә. Әмма шул ук вакытта продукциянең җитди ген модификациясе, аксымнар мутациясе башланырга, продуктларның биологик үзлекләре үзгәрергә мөмкин. Шуңа күрә әлеге технологияләрне азыкны, чәчүлекне зарарсызландыру өчен куллану тыела, - дип ассызыклый галимнәр. 

Белгечләр плазма-оптик технологияләрне 45 төрле өлкәдә кулланырга була дип ышана. Мәсәлән, җитештерү биналарының һавасын зарарсызландырырга, суны чистартырга һәм зарарсызландырырга мөмкин, шул исәптән аквакультура комплексларында, агросәнәгать комплексы предприятиеләренең юынтык суларын зарарсызландыру өчен. Моннан тыш, агросәнәгать комплексларының җитештерү һәм склад бүлмәләрен санитар эшкәртү, персоналның киемен, шулай ук транспортны эшкәртү дә үткәрелергә мөмкин. Ветеринария медицинансында бу ысул җәрәхәтләрне һәм йорт хайваннарында яра инфекциясен дәвалау өчен импульслы плазма-оптик аппаратлар булырга да мөмкин, дигән фикер дә әйтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International