Казанда һәм республикада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды

2022 елның 10 сентябре, шимбә

Бүген Казанда һәм республика районнарында традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Башкалада сәүдә 15 мәйданда оештырылды. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 2022 елның 24 декабренә кадәр эшләячәк, дип планлаштырыла.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ярминкәгә бөтен ит, балык һәм сөт продукциясе мәҗбүри тәртиптә тикшерү үтеп, ветеринария документлары белән килә. Сатуга чыкканчы азык-төлек кабат Казан шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсенең 30 нчы номерлы ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе белгечләре тарафыннан тагын бер кат җентекләп тикшерелә.

Һәр ярминкә мәйданында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре кизү тора. Алар сатыла торган продукциягә ветеринария-озату документларын һәм ярминкә мәйданчыкларын ветеринария таләпләренә туры килүен өстәмә рәвештә тикшерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International