ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәре территориясендә тиешле булмаган урында сәүдә итү урыннарын ачыклау буенча рейд үткәрде.

Рейд вакытында ветеринария белешмәсе булмаган килеш сөт сатучы белән аңлату эшләре алып барылды.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районында урнашкан «Джукетай» җәмгыятендә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында табылган кимчелекләрне бетерү өчен вакыт бирелде.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары  Нурлат районындагы бер мәктәптә планлы тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәсе булмавы ачыкланган. Гаепле затлар штрафка тартыла.

4 апрель көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-2” постында кизү вакытында антисанитария халәтендә булган машинада ит продукцияләрен ташу очрагын фаш иткән. Әлеге күренеш Таможня Союзының Техник  Регламентын бозу дип санала. Гаепле кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Саба территориаль бүлеге инспекторы рейд вакытында Балтач районы территориясендә машинада ташылучы ит продукцияләренә ветеринар белешмәләр булмау очракларын фаш иткән. “Ветеринария турындагы” закон бозучылар административ җаваплылыкка тартыла.

 

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә “Тула-2” постында 40,3 кг күләмендә Яр Чаллыдан Түбән Камага ташылучы колбаса эшләнмәләренә ветеринария белешмәсе булмавын ачыклаган. Бу факт авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын тупас бозу дип санала, гаеплегә карата штраф каралган.

4 нче апрель көнне Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Югары Ослан районы территориясендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш 18 кг күләмендә елга балыгы сату очрагына юлыккан. Әлеге факт ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу дип санала. Гаепле кешегә карата административ штраф язылган.


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Алексеевск территориаль бүлеге дәүләт ветеринар инспекторы Балык Бистәсе райнындагы постта юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә йөк машиналарын тикшергәндә 3 тапкыр ветеринария кагыйдәләре үтәлмәү очракларына юлыккан: контрольдә булырга тиешле продукцияне ташыганда ветеринария белешмәләре булмаган. Бу фактлар “Ветеринария турындагы” Законны бозу дип санала. Гаепле кешеләр штрафка тартылган.

3 нче апрель көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә “Саескан тавы” постында 17 төрле машина чарасы тикшерелгән. Шуларның 9 ветеринария контролендә булырга тиешле йөк төягән машиналар була. Казаннан Аксубайга баручы машинада балык продукциясенә ветеринария белешмәсе булмавы ачыкланган. Бу факт ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу дип санала. Гаепле штраф түләяәчәк.  

3 нче апрель көнне Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә сатылучы елга балыгына ветеринар белешмә булмавын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен бозучыга карата административ җәза каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International