Казан территориалҗ бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында маллар ташыганна соң тиешенчә дезинфекция үтмәгән машиналарны туктаткан. Гаеплеләр штрафка тартыла.
5 нче апрель көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә транспорт чараларын тикшергәндә ветеринария кагыйдәләрен бозу фактын фаш иткән. 10 баш мөгезле эре терлек ташыган вакытта малларны тиешенчә бәйләмәгәннәр. Гаепле затларга карата админситартив штраф каралган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендәге бер мәктәптә планлы тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр табылмаган.
Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы юл патруль хезмәте постында ветеринария кагыйдәләрен бозып 800 баш авыл хуҗалыгы кошларын ташу очрагына юлыккан. Кагыйдә бозучылар административ җаваплылыкка тартылган.
5 нче апрель көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Яңа Чишмә районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Агрооснова” җәмгыятенең 1252 баш мөгезле эре терлегенә элек ясалган туберкулин нәтиҗәләрен өйрәнде.
Теләче районы ветеринария берләшмәсе белгечләре бу көннәрдә районда язгы профилактика чаралары үткәрә. Хуҗалыклардагы барлык маллар да тиешле вакциналарны алырга тиеш. Моннан тыш, халык белән аңлату эшләре алып барыла, терлекләрдә барлыкка килергә мөмкин булган вируслы авырулар турында белешмәлекләр таратыла.
5 нче апрель көнне, тиешле булмаган урында сәүдә итү очракларын кисәтү максатыннан үткәрелгән рейд вакытында, Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары ветеринар белешмәсе булмаган килеш пластик шешәләрдә сөт һәм елга балыгы сату очрагына юлыкканнар. Ветеринария кагыйдәләрен үтәмәгән өчен сәүдә туктатылган, гаеплеләргә административ штраф язылган.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында Биектау районыннан Чуваш республикасына баручы машинаны тикшергәндә, ветеринария таләпләрен үтәмәү очрагына тап булган: 4 баш мөгезле эре терлеккә ветеринария белешмәсе язылмаган. Бу күренеш буенча гаепле затлар административ җәзага тартылган.
Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Зәй районвы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә туберкулинга реакция биргән 2 баш малны тикшерү максатыннан суеп тикшерделәр. Тикшерү нәтиҗәләреннән малларда туберкулезга хас билгеләр табылмаган.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында кизү вакытында ике тапкыр ветеринария кагыйдәләрен бозган транспорт чарасын туктаткан: терлекчелек продукцияләре тиешле режимга көйләнмәгән транспорт чарасында ташылган. Бу фактлар ветеринария кагыйдәләрен үтәмәү дип санала. Гаепле затларга карата административ җәза каралган.