Гаепле кешеләр штрафка тартылган

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Алексеевск территориаль бүлеге дәүләт ветеринар инспекторы Балык Бистәсе райнындагы постта юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә йөк машиналарын тикшергәндә 3 тапкыр ветеринария кагыйдәләре үтәлмәү очракларына юлыккан: контрольдә булырга тиешле продукцияне ташыганда ветеринария белешмәләре булмаган. Бу фактлар “Ветеринария турындагы” Законны бозу дип санала. Гаепле кешеләр штрафка тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International