ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч – Камылово юлында Теләче районыннан Чуваш республикасына баручы машинада 4 баш мөгезле эре терлеккә ветеринар белешмә булмавын ачыклаган. Ветеринария кагыйдәләрен тупас бозган өчен гаеплегә карата штраф язылган.

Кайбыч – Камылово юлында Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чуваш республикасыннан Яшел Үзән районына ветеринар белешмәсе булмаган килеш бер баш мөгезле эре терлек ташу очрагына юлыккан. Ветеринария кагыйдәләрен бозучы административ җаваплылыкка тартыла.    

3 нче апрель көнне Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә тиешле булмаган урында сәүдә итү урыннарын ачыклау буенча рейд үткәрде. Ит продукцияләрен сату урыннарында ветеринария кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланмаган.  

 


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы бер мәктәптә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерә. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәләре булмау факты ачыклана. Ветеринария кагыйдәләрен бозу факты өчен җаваплы шәхескә штраф түләргә туры киләчәк.

 


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Алексеевск территориаль идарәсе ветеринар инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә мобиль постта машиналарны тикшергәндә гадәттән тыш күренешкә тап була: ВАЗ 2107 машинасында ике баш эре мөгезле терлек бозуларын ташыганнар. Әлеге күренеш ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу дип санал, гаеплегә карата административ җаваплылык яный.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары М – 7 трассасында юл хәрәкәте иминлеге инпсекторлары белән берлектә кизү вакытында 4 000 кг күләмендәге сөтне ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагына юлыккан. Ветеринария кагыйдәләрен бозган өчен җаваплы кеше административ штрафка тартыла.  

2 нче апрель көнне Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә тиешле булмаган урында сәүдә итү урыннарын тикшергән. Азык-төлек продукциясен сату вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланмаган.

Кайбыч – Камылово юлында Апас территориаль бүлеге инспекторлары Балтач районыннан Чуваш республикасына баручы машинада 5 баш эре мөгезле терлеккә ветеринария белешмәсе булмау фактын ачыклый. “Ветеринария турында”гы законның бозылуы аркасында гаепле кешегә карата проткол төзелгән.

Әтнә районындагы ветеринария берләшмәсе коллективына яңа җитәкче билгеләнде. Ул Фәйзрахманов Руслан Наил улы. Руслан Наил улы Казан ветеринария академиясен тәмамлаган. Җитәкче булып билгеләнгәнче баш зоотехник булып эшләгән.

 

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары күзәтүе астында Чистай районы ветеринария белгечләре “Тукай” терлекчелек комплексындагы 824 баш эре мөгезле терлеккә алдан ясалган туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International