Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә “Тула-2” постында 40,3 кг күләмендә Яр Чаллыдан Түбән Камага ташылучы колбаса эшләнмәләренә ветеринария белешмәсе булмавын ачыклаган. Бу факт авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын тупас бозу дип санала, гаеплегә карата штраф каралган.