4 нче апрель көнне Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Югары Ослан районы территориясендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш 18 кг күләмендә елга балыгы сату очрагына юлыккан. Әлеге факт ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу дип санала. Гаепле кешегә карата административ штраф язылган.