4 апрель көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-2” постында кизү вакытында антисанитария халәтендә булган машинада ит продукцияләрен ташу очрагын фаш иткән. Әлеге күренеш Таможня Союзының Техник Регламентын бозу дип санала. Гаепле кеше административ җаваплылыкка тартылган.