ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Алексеевск районындагы балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Алдан табылган кимчелекләр бетерелгән.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы мәктәптә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Алдан табылган кимчелекләр бетерелгән.

Саба территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Малмыж юлында яшь тавыклар саткан вакытта ветеринария таләпләре бозылуны ачыклаган: сатучы товарга ветеринар белешмә алмаган. Бу очрак административ җаваплылыкка китергән.

“Тула-1” постында Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары куллану вакыты чыккан балык продукциясен ташыганда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын фаш иткән: 75 кг балык ветеринария белешмәсеннән башка ташылган. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартыла.
 

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама ” постында 12,7 кг күләмендә кош ите ташу вакытында ветеринария таләпләре бозылуны фаш иткән: продукция ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле зат штраф түләргә тиеш була.
 

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Тәтеш районындагы бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергән. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәсе булмавы ачыкланган. Гаепле затка карата административ җаваплылык турында протокол төзелгән.  

 

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында юл патруль хезмәте инспекторлары белән берлектә 80 кг күләмендә сыер итен ташыганда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган: иткә ветеринария белешмәсе булмаган. Ит ташучыга карата протокол төзелгән.

Мөслим районы территориясендәге постта Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары ветеринария таләпләрен бозып авыл хуҗалыгы кошларын ташучыга протокол төзегән.

17 нче апрель көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Яр Чаллыдан Алабуга шәһәренә балык ташыганда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагына юлыккан: продукциягә ветеринар белешмә алынмаган. Бу факт буенча гаепле затлар административ җаваплылыкка тартыла.


17
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов бүген Болгар радиосы Яңалыклар хезмәте директоры Айнур Әхмәтовны кабул итте. Айнур Әхмәтов хәзер “Авыл сулышы” тапшыруын әзерли. Әлеге тапшыру кысаларында Алмаз Хисаметдинов ветеринарлар алдына куелган бурычлар һәм Татарстанда биологик куркынычсызлык тәэмин итү турында сөйләячәк. Шимбә, 21 нче апрель көнне 8.20 минутта Болгар радиосында “Авыл сулышы” тапшыруын тыңларга онытмагыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International