Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында юл патруль хезмәте инспекторлары белән берлектә 80 кг күләмендә сыер итен ташыганда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган: иткә ветеринария белешмәсе булмаган. Ит ташучыга карата протокол төзелгән.