ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов бүген Болгар радиосы Яңалыклар хезмәте директоры Айнур Әхмәтовны кабул итте. Айнур Әхмәтов хәзер “Авыл сулышы” тапшыруын әзерли. Әлеге тапшыру кысаларында Алмаз Хисаметдинов ветеринарлар алдына куелган бурычлар һәм Татарстанда биологик куркынычсызлык тәэмин итү турында сөйләячәк. Шимбә, 21 нче апрель көнне 8.20 минутта Болгар радиосында “Авыл сулышы” тапшыруын тыңларга онытмагыз.

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Мактама авылында 100 баш тавык саткан вакытта ветеринария таләпләре бозулыуны ачыклаган: тавыкларга ветеринария белешмәсе булмаган. Бу факт буенча гаепле кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Баулы районындагы гимназиядә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Кагыйдә бозулар ачыкланмаган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районы балалар бакчасында планлы тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында ветеринария таләпләре бозылу очрагы фаш ителмәгән.

 

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы бер балалар бакчасында планлы тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләре бозу очрагы фаш ителмәгән.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы “Восток” сөт эшкәртү пунктында тикшерү үткәрде: алдан табылган кимчелекләр бетерелгән, ветеринария таләпләре бозылу ачыкланмаган.

 

Кайбыч – Камылово юлында Апас территоириаль бүлеге инспекторлары 2 түшкә сыер итен ташыганда ветеринария законнары бозылуын фаш итә: иткә ветеринар белешмә алынмаган була. “Ветеринария турындагы” закон бозылуы буенча протокол төзелгән.

 

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат шәһәрендәге бер балалар бакчасында алдан табылган кимчелеләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария таләпләре бозылу ачыкланмаган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Нурлат сөте” җәмгыятендә алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Нәтиҗәдә ветеринария таләпләре бозу очрагы теркәлмәгән.

Алексеевский Территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы сөт кабул итү пунктында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Ветеринария таләпләре бозылу күзәтелмәгән, кимчелекләр бетерелгән.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International